«Аксубай РДВБ» ДБУ белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда көзге профилактик чаралар уздыруга керештеләр. Сыерларны туберкулезга, бруцеллезга һәм лейкозга тикшерәләр, котыру авыруыннан вакцинация ясыйлар. Бер үк вакытта ветеринария табиблары аеруча куркыныч авыруга – эре мөгезле терлекләрдәге нодуляр дерматит авыруына каршы профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып баралар.