Бу елның 25 августына республикада 2891,4 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 35,9 ц/га. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 805,2 мең га мәйданда суктырылган (планнан 55%).
Иң күп ашлык Зәй муниципаль районында суктырылган – 122,7 мең тонна, уртача уңыш – 50,1 ц/га. Буа районы хуҗалыкларында 114,6 мең тонна ашлык суктырылган (уртача уңыш – 37,7 ц/га), Сарман районында – 110,1 мең тонна (50 ц/га), Чистай районында – 104,3 мең тонна (33 ц/га), Азнакай районында – 102 мең тонна (39,9 ц/га).
60% һәм аннан күбрәк мәйдан Чистай (66%), Зәй (64%), Әлки (63%), Нурлат һәм Апас (62шәр%), Алексеевск (61%), Лениногорск һәм Лаеш (60ар%) районнарында җыелган.
Республика районнарында урып-җыю эшләре белән бергә көзге чәчү дә бара. Киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар 167,7 мең гектар мәйданда чәчелгән, шулардан 74,4 мең га – көзге арыш һәм 86,6 мең га – көзге бодай.