Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстанда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел республика хуҗалыкларында 1,6 млрд. сумга 335 сыер абзары ремонтланачак (республика бюджетыннан финанслау күләме – 470,7 млн. сум). Бүгенге көнгә объектлардагы эш 61%ка үтәлгән, 58 сыер абзары ремонтланып беткән.

Шулай ук 167 млн. сумга 125 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк (61,3 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан). Бүгенгә программаның үтәлеше 59% тәшкил итә, 39 объектта эш төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International