«Булгар» ВЗП» ААҖендә урып-җыю эшләрендә 10 комбайн эшли

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

«Булгар» ВЗП» ААҖ кырларында бүген ун комбайн икмәк суктыра. Бу хуҗалыкта көзге культураларга зур өмет баглыйлар, гадәттә, бу аклана: монда көзге культуралар һәр елны мул уңыш бирә. Быел көзге бодайга 4,6 мең га җир бирелде.

«Кырлар мул уңыш белән сөендерсен өчен шактый күп эшләнде, – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Марат Гарипов. – Чәүлекләргә минераль ашламаларны вакытында керттек, авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар кулландык. Һава шартлары да бөртеклелеләр үсешенә уңай тәэсир итте. Һәр гектардан бүген 40 центнерлап ашлык алабыз».

Берничә көн эчендә «Булгар» ВЗП» ААҖеннән механизаторлар 1,5 мең га мәйданда көзге бодай уңышын җыеп алдылар, бу игенчеләрнең оешкан төстә эшләвен күрсәтә. Иртә таңнан кичкә кадәр комбайннар штурваллары артында тәҗрибәле механизаторлар Илдар Гатауллин, Нияз Хәбибуллин, Ринат Әхтәмов, Николай Комаров, Петр Назаров, Илфат Аракаев, Юрий Андронов, Евгений Горшков, Александр Аблязов, Әсхать Хәлиуллин һәм башкалар эшли. Ашлык җыю комбайннары белән оста идарә итү нәтиҗәсендә алар һәркөнне югары уңышка ирешәләр. Урак башланганнан бирле Илдар Гатауллин, мәсәлән, 932 тонна ашлык суктырды, Юрий Андронов – 756 тонна.

Марат Гарипов, игеннең дымлылыгы 17% тәшкил итә, диде. Шуңа күрә «КамАЗ»ларда иген ташучы Фердинанд Гайнуллин, Андрей Мартазов, Рәфис Мөхәммәтҗанов һәм башкалар ашлыкны алга таба эшкәртү һәм киптерү өчен Әлки элеваторына китерәләр.

Алар белән беррәттән кырларда тракторлар да эшли – туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү эшләре бара. Киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салу буенча җаваплы бурыч тракторчылар Равил Әхмәтов, Фәрид Хәйруллин һәм Николай Бердниковка йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International