Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районыннан КФХ башлыгы 24 башка исәпләнгән сыер абзарын төзеп бетерде

2017 елның 18 августы, җомга

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Яңа Әмзә авылыннан КФХ башлыгы Алмаз Корбанов 24 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлекчелек объектын төзеп бетерде. Авыл эшкуары әлеге сыер абзарын «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча алган грант акчаларына төзеде.

Фермер хуҗалыгында 34 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 26 баш савым сыеры. «Дәүләт ярдәменнән башка үз эшеңне нәтиҗәле алып бару бик авыр. 2015 елда грант ота алуыма мин бик шат», – дип сөйли Алмаз Корбанов.

Авылдашлары сүзләренә караганда, Алмаз Корбанов авыл тормышында да актив катнаша, “Сабантуй” милли бәйрәмен уздыруда спонсорлык ярдәмен күрсәтә. Киләчәктә авыл мәчетенең түбәсен алыштыруда ярдәм итәргә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International