2017 елның 27 июлендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге хакында гавами фикер алышу узачак. Анда әлеге учреждениенең агымдагы елның яртыеллыгы эшенә йомгаклар каралачак.
Чарада тыңланачак нотыклар белән http://shn.tatarstan.ru/rus/informatsiya-po-publichnim-meropriyatiyam-dlya.htm сайтында танышырга мөмкин булачак.
Булачак чара темасы буенча сорауларны алдан түбәндәге электрон адреска җибәререгә мөмкин: аgronadzor_rt@mail.ru.
Чара үткәрелә торган урынның адресы: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.