Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында кече ветеринария белгечләрен әзерләү буенча уку курслары узды

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 23 кеше кече ветеринария белгечләре фазыйфаларын башкару хокукын бирә торган сертификатлар алды.

Уку курслары «Кукмара районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ базасында һәм «Восток» ҖЧҖендә узды. Укырга килүчеләр алдында Н.Э. Бауман ис. КДВМА һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре чыгыш ясадылар.

Укуда катнашучылар терлекләрдә була торган йогышлы авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, аларны булдырмау чаралары, дәвалау ысуллары турында белделәр, шулай ук хайваннарга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләрен алдылар, ветеринар инструментлары белән эшләргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International