«Аксу Агро» ҖЧҖендә тәүлек буе терлек азыгы җыялар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖендә 6 мең баш эре мөгезле терлек бар. Монда терлек азыгын көне-төне әзерлиләр – механизаторлар ике сменада эшли.

Чуаш Енарускино авылы янындагы «Нива» бүлекчәсендә печән әзерлиләр. Киптерү өчен чаптырылган печән теземнәрен агрегатта Анатолий Журавлев (аның алмашчысы – Андрей Кузнецов) әйләндерә, ә печәнне тыгызлап җыючы техникада Алексей Кудряшов һәм Алексей Уфандеев (икенче сменада Ирек Мостафин һәм Фәрит Нигъмәтуллин) эшлиләр.

«Чаптырылган печәннең авырлыгы яхшы, бер түкне пресслауга ун минутлап вакыт җитә», – дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәмис Мусин.

«Аксу Агро» ҖЧҖендә бар куәткә сенаж да әзерлиләр. Күпьеллык үләннәрне көндез механизаторлар Азат Миассаров, Виктор Пайдаркин һәм Рифкать Сөләйманов чаптыра, төнлә Гомәр Гарифуллин, Павел Белов һәм Фәнис Әхмәтсафин эшли. Яшел массаны җыю барышында ул ваклана, аңа продукциянең сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле консервантлар өстәлә. Әзерләнә торган азыкларның сыйфатын лабораториядә тикшереп торалар, дип сөйләделәр хуҗалык белгечләре.

Яшел массаны Николай Никоноров, Анатолий Уфандеев, Ришат Гатауллин, бертуганнар Валерий һәм Василий Ендерюковлар, Александр Прохоров һәм башкалар ташый. Массаны тыгызлап тутыруны да тәүлек буе башкаралар. «К-744» тракторында сменалап Тәлгать Яруллин һәм Фәнил Минвәлиев эшли.

Бүгенге көнгә «Аксу Агро» ҖЧҖендә 13,3 мең тонна сенаж һәм 340 тонна печән әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International