Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында һәркөнне 80 тоннага якын сөт савалар (узган елга карата 104%). Районда сөт күләмен арттыруга “Сөлчә” ҖЧҖенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә үзләреннән өлеш кертәләр.
Иске Кыязлы авылының сөт-товар фермасында 300 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 80 баш савым сыеры. Монда һәркөнне 1,2 тонна сөт савалар (111%).
«Коллектив дус һәм тату эшли, – дип сөйли предприятие директоры Җәмил Сөләйманов. – Һәркем үз бурычын аңлый һәм аны намус белән үтәргә тырыша».
Фермада машина белән сыер саву осталары Халисә Вәлиуллина, Венера Хаммадиева, Рәзинә Минсафина һәм Миңнегөл Хаммадиева, терлекчеләр Хөсәен Минсафин, Равил Миңнегатин һәм Нәфис Абраров тырышып эшлиләр.
«Алар үз эшенең осталары, – дип сөйләде Җәмил Сөләйманов. – Әлбәттә, эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклап калуга зур игътибар бирәбез, терлекчеләр Алсу Әхмәтшина һәм Альбина Ситдикова да моңа үзләреннән зур өлеш кертәләр».