Нурлат элеваторында яңа уңыш кабул итүгә әзерләнәләр

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

«Нурлат элеваторы» ЯАҖендә яңа уңыш кабул итүгә әзерләнәләр. Бу көннәрдә аеруча җаваплы санала торган кабул итү участогында эшләр төгәлләнеп килә. «Металл конструкцияләрне яңадан ясадык, барабаннарны яңарттык һәм редукторларны ремонтладык. Эшләрне үз көчебез белән башкарабыз», – дип хәбәр итте «Нурлат элеваторы» ЯАҖ генераль директоры Илдар Бикеев.

Элеваторда бер үк вакытта өч киптерү-чистарту манарасында һәм башка объектларда ремонтлау эшләре бара. Мәсәлән, Николай Васильев җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы склад түбәсен яңарталар. «Түбәдәге агачтан эшләнгән барлык корылмаларны алыштырабыз һәм өстән профнастил белән ябабыз, – дип сөйләде Николай Васильев. – Эшләрне июль уртасына тәмамларга дигән бурыч куелды. Без бик яхшы аңлыйбыз, уңыш җыю чорында эш тукталмасын өчен кабул итү пунктлары тиешенчә әзерләнгән булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International