Азык-төлек иминлеге турында закон проекты кабул ителде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасы азык-төлек иминлеге турында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул иттеләр, аны узган елда ук эшли башлаганнар иде. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне планлаштыра торган хокукый базаны булдыруга, республиканы халык өчен кирәкле һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты беренче укылышта бу елның февралендә кабул ителгән иде. Аннары, закон проекты нигезләмәләрен җентекләбрәк эшләү зарурлыгыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында апрель аенда киңәшмә уздырылды, депутатлар төзәтмәләр кертү срогын майга кадәр озайттылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әзерләнә торган проектның мөһимлеген берничә мәртәбә билгеләп үткән иде. «Үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән, базарны азык-төлек белән тәэмин итүдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттырып, без бу закон проекты белән авыл хуҗалыгы продукциясен оешкан төстә җыю һәм сату өчен мөмкинлекләр булдырырга тиеш», – дип, үз фикерен белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының май утырышында парламент җитәкчесе.

Бүгенге парламент утырышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, беренче укылышта кабул ителгән закон проекты редакциясенә Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан искәрмәләр керде, диде, аларда азык-төлек белән тәэмин ителеш төшенчәсен һәм Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге мониторингын уздыруны регламентлаучы мәсьәләләрне төгәлләштерергә кирәклеге турында әйтелә.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең өстенлекле мәнфәгатьләрен якларлык реаль үзгәрешләр кертергә тырышырга кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, азык-төлек иминлеген хәл итүнең беренче өлешен күздә тотучы закон проектын кабул итәргә кирәк, ә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өлкәсендәге хезмәттәшлек турында уйлашырга кирәк, диде.

«Базар шартларында без Татарстанда сәүдә челтәрен закон белән чикләргә хакыбыз юк. Республика эчендә без бу хезмәттәшлекне җайга салырга тиешбез», – диде ул.

Комитет тәкъдиме белән закон проекты икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Мәглүмәт өчен. Азык-төлек иминлеге турындагы законнар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ульяновск, Саратов һәм Рязань өлкәләрендә кабул ителгән. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге төп бурычларның берсе – сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм ашамлыклар җитештерүне республиканың азык-төлек белән тәэмин ителешен ныгытырлык күләмдә тотрыклы үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International