Марат Әхмәтов Лаеш, Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарында булып кайтты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

25 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш, Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды. Ул чәчү йомгакларын һәм авыл хуҗалыгы культуралар чәчүлекләрен карауны оештыруны бәяләде.

Лаеш муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу «Зарипов Г.Б.» КФХ кырында узды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев, сабан культуралары 29,4 мең га мәйданда чәчелде, дип хәбәр итте. Бөртек өчен кукуруз 1,5 мең га (планнан 60%) чәчелгән,бәрәңге 700 га (83%) мәйданда утыртылган.

Марат Әхмәтов хуҗалыклардагы эшләрнең торышы белән кызыксынды һәм КФХ башлыкларының сорауларына җаваплар бирде, аларның күпчелеге дәүләт ярдәме программаларына кагылышлы иде.

Очрашу азагында ул район игенчеләрен авыл хуҗалыгы үсемлекләрен корткычлардан, авырулардан һәм чүпләнүдән яклау буенча чаралар күрергә өндәде.

Балык Бистәсендә, кырларны караганнан соң, Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

«Сабан культуралар һәм көзге культуралар яхшы үсә. Районда яхшы уңышка өметләнеп була», – дип билгеләп үтте министр.

Ул районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә пар басуларындагорчица чәчәргә кушты. «Әлеге практиканың уңай нәтиҗәләре бар, андый җирләрнең яртысында гына булса да горчица чәчегез, аннары ул җирләрдә көзге культуралар чәчәргә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Район башлыгы Илһам Вәлиев министрны чәчү йомгаклары белән таныштырды һәм быел “Кулон” хуҗалыгында 700 гектар мәйданда горчица чәчәргә планлаштырулары турында хәбәр итте.

Алексеевск районында авыл җирлекләре, КФХ башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашуда министрга чәчү эшләренең барышы турындңа сөйләделәр. Монда сабан чәчүе 54,5 мең га (99%) мәйданда башкарылган. Рапсчәчү тәмланган, ул 1,7 мең га мәйданны били, бөртек өчен кукуруз – 3,5 мең га.

Марат Әхмәтов районда кыр эшләренен оештыруга уңай бәя бирде.

Аннары ул «Хәмитов» КФХында булды. Монда министр ашлык саклау складын, ашлык киптерү урынын карады, тегермәндә, рыжик маен җитештерү цехында һәм терлек чалу пунктында булды. Бу хуҗалыкта 2 мең гектардан артык җир эшкәртелә. Монда терлекчелек юнәлеше дә үсештә – герефорд токымыннан эре мөгезле терлекләр тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International