Татарстанда «Яшьләр. Авыл. АПК” халыкара авыл яшьләре форумы узачак

2017 елның 1 апреле, шимбә

2017 елның 11-14 маенда Казанда «Яшьләр. Авыл. АПК” халыкара авыл яшьләре форумы узачак. Чараны оештыручылар – Россия авыл яшьләре берлеге һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берлеге.

Форум авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак. Аның кысаларында авыл яшьләре белән эшләү механизмы һәм яшьләр сәясәте буенча тренинглар, мастер-класслар, очрашу мәйданчыклары һәм ярышлар оештыру планлаштырыла. Чарада катнашучылар АПК тармагы һөнәрләренең үзенчәлекләре, авыл туризмын үстерү тәҗрибәсе белән танышачаклар, социаль әһмиятле проектлар эшләү, конструктив сөйләшүләр алып бару, коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген оештыру буенча күнәкмәләр алачаклар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы авыллары буенча тур һәм сөт, ит җитештерү буенча фермер хуҗалыгына бару оештырылачак.

Форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Моның өчен 2017 елның 30 апреленә кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтында электрон заявка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International