Марат Әхмәтов Франциянең токымлы атлар агентлыгы президенты Жан-Пьер Дерубэ белән очрашты

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Франциянең токымлы атлар агентлыгы президенты Жан-Пьер Дерубэ белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Очрашу башында Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы торышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул 2016 ел йомгаклары буенча Татарстанның Россия Федерациясе субъектлары арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тулаем күләме буенча 3 урында булуын әйтеп узды. «Һава шартларының үзгәреп торуына карамастан, бүгенге заманча технологияләр тармакта тотрыклылыкны саклап калырга ярдәм итте, – диде Марат Әхмәтов. – Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк. Кайбер ашамлык төрләрен без республика ихтыяҗыннан күпкә артыграк җитештерәбез».

Министр Татарстанның чит илләр партнерлары белән багланышлар урнаштыруда кызыксынуын билгеләп узды.

Жан-Пьер Дерубэ, үз чиратында, үз компаниясе турында, Гарәб илләре вәкилләре белән хезмәттәшлек итү һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә уздырыла торган чабышларда катнашуы турында сөйләде. Ул агентның атларны Нормандиядән сатып алуын әйтте.

Очрашу барышында үзара файдалы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Соңыннан Марат Әхмәтов мөхтәрәм кунакны Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммитка чакырды.

Бүген шулай ук Жан-Пьер Дерубэ белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очраша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International