2017 елда «Колос» ҖЧҖендә 200 баш сыерга исәпләнгән ферма төзүне планлаштыралар

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Колос» ҖЧҖендә 1222 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 590 – савым сыеры.

«Хәзер төп басымны сөт җитештерүгә ясыйбыз, – диде хуҗалык җитәкчесе Денис Нуждин. – Сыерлар санын 800 башка җиткерергә уйлыйбыз. Моның өчен күптән түгел 30 башмак тана сатып алдык, шулай ук быел 200 башка исәпләнгән ферма төзүне планлаштырабыз».

Хуҗалыкта машина белән сыер савучы тәҗрибәле осталар эшли, болар - Елена Краева, Галина Арзамасцева, Наталья Фитисенко, Алла Маслова, шулай ук үз эшенең осталары булган терлекчеләр – Вилдан Марков, Владимир Игнатьев, Николай Степанов, Равил Рамазанов һәм башкалар эшли.

«Сыер савучы булып 3 ел эшлим, – дип сөйләде Ландыш Ганиева. – Хезмәт шартлары яхшы, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек, аны вакытында түлиләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International