«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк.

«Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Уенның бурычлары – укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру. 4 ел эчендә уенда 41 аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда «Яшь фермер» проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.

Уенның федераль этабын уздыру, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.

Нигезләмә белән түбәндә танышырга мөмкин: http://rssm.su/media/news/Положение%20V%20Игры%20Начинающий%20фермер.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International