«Хайваннар дөньясында» бәйрәмендә призлар уйнатылачак

2016 елның 24 декабре, шимбә

«Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклыннан «Хайваннар дөньясында» бәйрәме булачак. Чара Казанда ял көне, 25 декабрьдә, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда булачак. Бу бәйрәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештыра.

«Хайваннар дөньясында» бәйрәме кунаклары, мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашып, призлар ота, пылау, шашлык, уха кебек ризыклардан авыз итә алалар.

Бәйрәм программасына шулай ук үзешчәннәр, республиканыңэстрада артистлары концерты, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсен уздыру да кергән. Моннан тыш, ветеринария белгеченнән квалификациялеконсультация дә алырга мөмкин.

Чараның кульминациясендә призлар уйнату булачак, билетлар конкурсларда катнашучыларга алдан биреләчәк. Төп приз – тай.

Бу көнне шулай ук республика ветеринария табибларына яңа «Лада Гранта» автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы да оештырыла. Автомобильләр 50 ветеринария хезмәтенә биреләчәк.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International