Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында Казан сугару техникасы заводы эше белән танышты

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында “Казан сугару техникасы заводы” ҖЧҖенең эше белән танышты.

Министр белән бергә "Татмелиорация" ТК» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, "Татмелиоводхоз"идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм «КЗОТ» ҖЧҖенең генераль директоры Рамил Идрисов йөрделәр.

Предприятие Россиядә шундый типтагы су сиптерү машиналарын серияләп эшләп чыгара торган заводлардан беренчесе, элек мондый машиналар чит илдән генә кайтарыла иде.

Предприятиегә килгәч, Марат Әхмәтов заводның яңа җитештерү цехын карап чыкты, аның мәйданы 1300 кв. метр. Тагын су сиптерү машиналарын җитештерү процессы белән танышты. Министрга «КЗОТ»ҖЧҖен торгызу турында сөйләделәр, барлык эшләр 1,5 ел эчендә башкарылган.

«КЗОТ» ҖЧҖенең генераль директоры Рамил Идрисов сөйләвеннән аңлашылганча, су сиптерү машинасы бу төр техникага куелган барлык техник һәм технологик таләпләргә туры килә, аның бәясе чит илнекеләрнекенә караганда 30-35 %ка арзанрак. Машина җитештерүне локализацияләү 70%тан артыграк тәшкил итә, шул ук вакытта комплектлаучы әйберләрнең 59%ы Татарстан территориясендә эшләнә.

Предприятие җитәкчесе сүзләренә караганда, агымдагы елда завод 14 комплект су сиптерү машинасы җитештергән һәм түбәндәге хуҗалыкларда ремонтлаган: Алабуга районының “Вятские зори”агрофирмасы” ҖЧҖендә, Арча муниципаль районының “Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖендә, Минзәлә муниципаль районының «Дәүләтов Н.Г.» КФХында, Биектау муниципаль районының “Бөреле” ЯАҖендә,Лаеш муниципаль районының “Нармонка” ҖЧҖендә һ.б. Яңа җитештерү цехларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә завод елга шундый йөзгә якын машина комплекты эшләп чыгара ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов,мелиорация ярдәмендә республика, коры ел булуга крамастан, үзен тулысынча бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итте, дип билгеләп үтте. Шикәр чөгендереннән дә сугарулы юл белән зур уңыш алуга ирешеп була, 2017 елга мелиорацияне үстерү программасын эшләгәндә моңа игътибар бирергә кирәк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International