«ДМ-ОРСИС» су сиптерү машинасының халыкара стандартларга туры килүенә сертификацияле сынаулар уздыру тәмамланды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

«Экосфера» ҖЧҖендә җитештерелгән «ДМ-ОРСИС» су сиптерү машинасының Евразия Таможня берлегенең халыкара стандартларына туры килүенә алты айлык сертификацияле сынаулар уздыру уңышлы тәмамланды. Сынаулар Ростов өлкәсенең «Төньяк Кавказ дәүләт зона машина сынау станциясе» ФДБуендә узды. Бүген предприятиене авыл хуҗалыгы техникасын җитетерүчеләрнең федераль реестрына кертү өчен документлар пакеты әзерләнә.

«ДМ-ОРСИС» киң колачлы су сиптерү машинасы Россиядә проектлаштырылган һәм Казанда җитештерелә. Бу машина частьләренең 70%ы Татарстанда җитештерелә. Серияләп җитештерелә торган  бу техника быел Самара, Саратов, Әстерхан өлкәләренә, Дагстан һәм Казахстан республикаларына җибәрелә.

2016 елда кимендә 25 шундый техниканы битештерү күздә тотыла, ә киләчәктә елга 100 машина җитештерү планлаштырыла. Машинның озынлыгы 110 метрдан 600 метрга кадәр һәм ул тәүлеккә 5 - 11 мм су сиптерү нормасы белән 3,8 – 122 га мәйданны суландыра. Шулай ук бу техникадан сыек ашламалар сиптерү өчен, «ГЛОНАСС» һәм «GPS» навигация системаларын кулланып, дистанцион идарә итү өчен дә файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International