2016 елның 1 июлендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Тиздән 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана, ул Россия Федерациясе территориясендә 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр булачак.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе вакытында исәпкә алу битләрендә булган сорауларга җаваплар бирергә туры киләчәк. Сораулар арасында алдан җаваплар әзерләнергә тиешлеләре дә бар, мәсәлән, җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы турында (йорт янындагы ярдәмче участок, кыр кишәрлеге, җир өлешләре), авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчүлекләр мәйданнары, җимеш бирә торган агачлар, куаклар саны һәм җиләк-җимеш үсә торган, йөзем (виноград) агачлары, төрле төрдәге күпьеллык культуралар мәйданнары, терлек-туар, кош-корт, куяннар, затлы мехлы җәнлекләр, бал кортлары оялары саны).

27 июньдә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның кайнар линиясе ачылды.  8 800 707 2016  номерына шалтыратучылар иң эре статистик күзәтүләрнең берсе турында кызыксынган сорауларга җаваплар ишетә алалар, ә Росстат белгечләре авыл хуҗалыгы исәбен алуның мониторингын алып баралар.

Ачылган элемтә үзәге 2016 елның 27 июненнән 15 августына кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ялсыз эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International