Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда игенчелекне үстерү күрсәткечләрен анализлаганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм муниципаль районнарның рейтингларын төзеделәр

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм муниципаль районнарында аларның рейтингларын төзү максатында 2014 елда игенчелекне үстерү күрсәткечләрен анализладылар.

Игенчелек буенча 5 индикатор алынды: бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы (ц/га), югары репродукция орлыклар файдалану, кузаклы культураларның чагыштырма күләме, майлы культураларның чагыштырма күләме, 1-5 ел кулланыла торган күпьеллык үләннәр мәйданыТатарстан Республикасы муниципаль районнарының рейтингын булдыру өчен тагын 6 нчы индикатор да - файдаланылмый ятучы сөрүлекләрнең чагыштырма мәйданы кулланылды.

Анализлау нәтиҗәсендә хуҗалыклар һәм районнар җыелган баллар буенча өч категориягә бүленәләр: нчекатегория - 75 һәм аннан күбрәк балл җыючылар, 2 нче категория - 50дән 74 баллга кадәр, 3 нче категория - 50 баллдан әзрәк.

2014 ел йомгаклары буенча 1 нче категориягә 13 муниципаль район керде. Рейтингта беренче - Балтачрайоны, ул 134 балл җыйды1 нче категориягә шулай ук Актаныш (119), Саба (115), Әтнә (113), Арча (100),Зәй (97), Буа (96), Апас (82), Теләче (82), Нурлат (79), Кукмара (78), Кайбыч (77), Тукай (76) муниципаль районнары керде

2 нче категориягә 15 район керде, аларның җыйган баллары 50дән алып 74кә кадәр. Болар: Балык Бистәсе(72), Сарман (70), Әгерҗе (68), Минзәлә (67), Баулы (65), Азнакай (62), Тәтеш (59), Әлки (59), Спас (58),Биектау (56), Яңа Чишмә (53), Түбән Кама (53), Чүпрәле (52), Мамадыш (52), Аксубай (51) муниципаль районнары.

3 нче категориягә республиканың калган 15 районы керде.

Инвесторлар арасында «Сервис-Агро» ҖЧҖ (205) алдынгылардан санала. «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ(150), «Агроинвест» ИК ҖЧҖ (110) югары баллар җыйдылартүбән баллар җыючылар - «Сөт иле» ҖЧҖ (53), «Арча» ҖЧҖ (40).

Ике меңгә якын хуҗалыкның күрсәткечләренә дә анализ ясалды. Анализлау нәтиҗәләре күсәткәнчә, иң югары баллны Балтач муниципаль районыннан «Татарстан» ҖЧҖ (229) җыйган. Иң яхшылар арасында шулай ук Буа муниципаль районыннан «Янбулат» ПСХК (225), Арча районыннан «Кырлай» АФ ҖЧҖ (216),Кукмара муниципаль районыннан Вахитов ис. АХҖК (СХПК) (197) һәм «Урал» АХҖК (178), Арча районыннан «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ (196), «Корса МТС» ҖЧҖ (195), «Игенче» АФ ҖЧҖ (194) һәм башкалар. Рейтиг азагында Әлмәт муниципаль районыннан «Первомайский» АХ ҖЧҖ хуҗалыклары, Лениногорск муниципаль районыннан «Йолдыз» ҖЧҖ һәм Чирмешән муниципаль районыннан «КараЧишмә» ҖЧҖ хуҗалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International