«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре тарафыннан бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУдә бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде. Республика галимнәре ничә ел рәттән инде шул мәсьәләне хәл итү өстендә эшләделәр, чөнки бәрәңгедәге вируслар әлеге культураның нәтиҗәле уңышына нык тәэсир итә.

Соңгы елларда бәрәңге бүлбесендәге авыру беренче чиратта Урта Идел төбәгендәге климат шартларына бәйле: һава температурасының югары булуы, бер-бер артлы килгән корылык вируслы инфекция фоны тудыра,бу исә бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара.

«Кортни» дигән урта өлгерешле яңа сорт түбәндәге тасвирламаларга ия: югары уңыш бирә, эссегә, корыга чыдам, бәрәңгенең Y-вирусы (YВК), SВК һәм МВК вирусы белән зарарлануга чыдам, туфрактагы дымны яхшы үзләштерә, бәрәңгедәге яман авыруга һәм алтынсыман нематодага каршы тора ала.

Икенче перспективалы сорт - «Регги», ул иртә өлгерүчәнлеге белән аерылып тора, шулай ук югары уңыш бирә, төбендә бәрәңгеләре эре һәм күп, бертигез зурлыкта,  бәрәңгедәге яман авыруга һәм вируслы авыруларга каршы тора ала.

«Кортни» сорты селекцион өйрәнү вакытында үзен югары уңдырышлылыгы һәм экологик яраклаша алуы ягыннан күрсәтте, «Регги» сорты иртә өлгерүчән булуын, шулай ук оптималь вегетация шартларында югары продуктлы булуын һәм уртача һава шартларында продуктлылыгы уртача булуын күрсәтте.

Бу сортларны җитештерүдә сынап карау 2010-2012 еллардагы югары температура һәм ике ай буена бернинди явым-төшем булмаган шартларда уздырылды. Ул вакытта «Кортни» сорты гектардан 8,7 тоннага кадәр уңыш бирде, бу гади Невский сортына караганда 2 мәртәбә күбрәк. «Кортни» һәм «Регги» сортлары аномаль һава шартларында да, тамырга китмичә, бәрәңге бирделәр. 2012 елда Татарстан Республикасындагы климат шартларында Кортни сортының уңдырышлылыгы - гектардан 44,6 тоннага, Регги сортыныкы 25 тоннага кадәр җитте.

Бу сортлы бәрәңге утыртылган кырларны тикшереп чыгу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өч питомникның берсендә дә вируслы авырулар очрамады. Иммуно-фермент анализы (ИФА) нәтиҗәләре буенча барлык өйрәнелгән репродукциянең YВКдан азат булуы ачыкланды. Визуаль һәм лаборатор диагностикалауның берләштерелгән күрсәткечләре нигезендә галимнәр, «Кортни» һәм «Регги» сортлары фитопатоген вируслар белән зарарлануга нык чыдам, дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International