Министрлыкта Татарстан Республикасы АПК мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Марсель Мәхмүтов, Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, шулай ук муниципаль районнар башлыклары, Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков үз чыгышында уҗымнарның торышы турында  сөйләде, бүгенге көнгә 550 мең гектар көзге культураларның 55%ы яхшы, дип бәяләнә. Республикада 30дан артык район язгы чәчүгә керешкән, быел чәчү 1,8 млн.га мәйданда башкарылачак. Республика буенча физик күләмдә уртача 59 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланган.
Аннары Гелүс Баязитов чыгыш ясады, ул агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Рафаэль Фәттахов,  1-12 апрельдә барлык районнарда 2024 елның язгы кыр эшләрен башкаруга техниканың әзерлеге  тикшерелде, диде.   Актаныш, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тәтеш, Чистай районнарында техниканың югары әзерлектә булуы  билгеләнгән.  

Кыр эшләрен ягулык белән тәэмин итү өчен «Татнефть» һәм «ТАИФ» нефть компанияләре тарафыннан ташламалы шартларда 70 мең тонна дизель ягулыгы бирелгән. Бүгенге көнгә хуҗалыклар нефть эшкәртү заводларыннан 7,3 мең тонна ташламалы ягулык алган инде.  
Алдагы тагын төп бурыч - азык әзерләү техникасын әзерләү.  “Азык җыю техникасы ягыннан  техник мөмкинлеге түбән булган хуҗалыкларга механикалаштырылган отрядлар хезмәтләренннән файдаланырга киңәш итәбез”, - дип ассызыклады ул.

Янгыннарны булдырмау да мөһим бурыч булып кала. Соңгы көннәрдә коры һәм җилле һава торышы  тора, шуңа  күрә  авыл хуҗалыгы оешмалары  җирләрендә янгын чыгу куркынычы артты.

Рөстәм Гайнуллов үз чыгышында иң яхшы шәхси  ярдәмче хуҗалык, КФХ һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре өчен 100 мең сумлык 100 премиягә конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү буенча комиссия утырышы уздырылуын билгеләп үтте. Конкурста Саба һәм Теләче районнары – 14 заявка, Мөслим районы – 10 заявка, Кукмара районы – 8 заявка, Нурлат, Кайбыч, Арча районнары  7шәр  заявка  белән  катнаштылар. Шул ук вакытта Әлмәт, Түбән Кама районнарыннан барлыгы 1әр заявка килгән, Әгерҗе, Лениногорск, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан 2шәр заявка килгән, Актаныш районыннан бер дә юк.     

Әзерләнгән документларның сыйфатын, критерийлар буенча заявкаларның бәяләнүен исәпкә алып, Саба районында – 8, Теләче районында – 7, Кукмара һәм Мөслимдә  5әр җиңүче билгеләнде.
Шулай ук киңәшмәдә «СИБУР» холдингы вәкилләре чыгыш ясады. Алар Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы өчен полимер чишелешләр турында сөйләделәр. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International