Татарстан кырларында рекордлар кую өчен техника

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан аграрийлары   техника паркын яңартуга елдан-ел күбрәк игътибар бирәләр. Узган ел гына да республиканың машина-трактор паркы 13 млрд сумга диярлек яңартылган, хуҗалыклар 3 меңгә якын  техника һәм җайланмалар сатып алганнар, шул ук вакытта дәүләт ярдәме программалары үзебезнең брендларга һәм Таможня берлеге буенча Россия   партнерларына өстенлек бирергә этәрә.
Авыл хуҗалыгы машиналарын яңарту белән актив шөгыльләнүче шундый хуҗалыкларның берсе – «Нурлат-Агро» ҖЧҖ. Бу елның  гыйнварында алар 8 берәмлек яңа техника сатып алганнар, өстенлек Ростсельмаш агромашиналарына бирелгән. 
Хуҗалыкның баш инженеры Виктор Маркелов әйтүенчә, Ростсельмаш техникасын сайлау аңлы рәвештә эшләнә. 
 “Бу  елның гыйнварында ук  инде безнең паркка  Ростсельмашның 8 техникасы кайтарылды. Без 6 ACROS комбайны  сатып алдык, чөнки аларда  моңа  кадәр дә  эшләгән идек. Комбайн бик яхшы һәм ышанычлы, алар  белән   бернинди проблемалар булмады.  Бездә бөртекле  һәм техник культуралар  өчен 7200 гектар мәйдан каралган. 2024 елгы сезонны планлаштырганда, паркны яңартырга  кирәклеге турында уйлаштык. Тармактагы вәзгыятьне истә тотып,  чит ил техникасын сатып алуның мәгънәсе булмавын беләбез,  ул машиналар  үзләре дә, аларга запас частьләр дә күпкә кыйммәтрәк. Һәм безнең мөрәҗәгатькә  җавап бирү вакыты да күпкә озаграк килеп чыга”, - дип билгеләп үтте ул. 
 Комбайннар белән бергә хуҗалык 2 Ростсельмаш-2375 тракторын да сатып алган. Техниканы сатып алуда сервис хезмәте күрсәтүнең булуы  да  мөһим роль уйный. 
“Ниндидер вак эшләрне безнең механизаторлар үзләре дә башкара, ә катлаулырак ремонт  кирәк булганда - АРТ дилерның сервис хезмәтенә мөрәҗәгать итәбез. Тиз җавап бирәләр, эшләрне сыйфатлы башкаралар”, - дип, фикерләре белән  уртаклашты Виктор Маркелов.
Татарстан кырларында Ростсельмаш техникасы күбәйгәннән-күбәя  бара. «АРТ» ҖЧҖ дилерлык үзәге директоры Рәдим Нурхәмитов хәбәр итүенчә,  2023 елда гына да төбәк хуҗалыклары тарафыннан 150дән артык Ростсельмаш техникасы  сатып алынган. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International