Татарстанда 29 муниципаль районда язгы кыр эшләренә керештеләр

2024 елның 12 апреле, җомга

Узган атнада республикада язгы кыр эшләренә старт бирелде.  Бүген инде 29 муниципаль район аграрийлары кырларга чыктылар: уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыралар, тырмалауга  керештеләр. 
   Республика буенча 527 мең гектардан артык мәйданда уҗымнарны, 350 мең гектарда  күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Бүгенге көнгә 19 мең гектар уҗым җирләренә һәм 27 мең гектарга якын күпьеллык үләннәргә  ашлама кертелгән. 
   Татарстанның 6 районы кайбер  мәйданнарны  тырмалауга кереште. Болар -Актаныш, Апас, Буа, Биектау, Лаеш һәм Ютазы районнары.    
 Республиканың Гидрометеорология хезмәте белешмәләре буенча,  ноябрьдән алып бу  елның мартына кадәр 276 мм явым-төшем булган, бу -  нормадан 170%. Һава температурасы җылынды, бу кырлардагы  карның тиз эрүенә  һәм үсемлекләрнең вегетация чоры  башлануга  китерде. 
   Хәзер төп бурыч – язгы чәчүне кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкару. Язгы чәчүнең   оптималь срокларын  кичектерү көн саен  аларның потенциаль уңышын 2-3 центнерга киметә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International