«Я в Агро»: Татарстан эш бирүчеләреннән вакансияләрнең 60%тан артыгы эш тәҗрибәсе булуны таләп итми

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Агросәнәгать комплексында махсуслашкан Татарстан компанияләре эшкә тәҗрибәсе булган йә тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләрне дә  ялларга әзер. Моны Россельхозбанк тарафыннан  «Я в Агро» платформасындагы вакансияләрне тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә.

     Республика агрокомпанияләре платформада эш тәҗрибәсе булмаган 177 вакансия тәкъдим итә, бу төбәк дәрәҗәсендә тәкъдим ителгәннәрнең 60%тан артыгын тәшкил итә. 1 елдан 3 елга кадәр эш стажы булган яшь белгечләр 93 вакансияне карый ала, 3 елдан 6 елга кадәр тәҗрибәсе булган экспертлар 18 вакансия игътибар итә ала. 

  Эш бирүчеләр барлык белгечләрне диярлек тулы  эш көненә  алырга  әзер, шул ук вакытта сайтта сезонлы чорга да яки вахта ысулы белән эшләргә дә эш табарга мөмкин. Иң югары түләүле  вакансияләр арасында - пекарнялар челтәренең баш технологы, агроном, ветеринария табибы, зоотехник, тукландыру буенча технолог.

 Кайбер компанияләр эшкә алганда торак та  бирәләр.  Мондый шартлар белән, мәсәлән, тракторчы-машинист, үсемлекләр питомнигында эшләүче, Мамадышта төрле эшкә җәлеп ителүче, ветеринария табибы, терлекче, Мөслимдә машина белән сыер саву операторы, Лениногорскида, Аксубайда, Казанда агрономнар эзлиләр.

Эштән тыш, «Я в Агро» платформасында квалификация күтәрү курслары, уку йорты һәм стажировка табарга мөмкин. Бүген, Россельхозбанк белешмәләре буенча, сервис хезмәтләреннән Татарстанда 4 югары уку йорты һәм 17 колледж студентлары һәм мөгаллимнәре файдалана. 

Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән файдаланучылар өчен бөтен Россия буенча 3 000гә якын уку программасы һәм 30 000нән артык вакансия бар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International