Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгымнар өлешен каплау өчен субсидияләр алуга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 5 апреленнән 19 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга  гаризалар  кабул  итү турында  хәбәр итә, суммалар  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта  тотыла  торган  1 сыер өчен -  2 мең сум, 2 сыер өчен  -  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  - 4 мең сум;   ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда,  өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  

Өч яшьтән зуррак  булган бияләр  тоткан өчен   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан  Республикасы территориясендә шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында” 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары  нигезендә бер  баш биягә 5 мең сум  исәбеннән субсидия  бирелә. 

Документлар “Минем субсидияләр” («Мои субсидии») системасы  аша электрон рәвештә алына. Мәгълүматны төгәллләштерү өчен элемтәләр:   8(843) 221-76-88 (8801).
 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International