Татарстан Республикасы эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» XIIнче еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Фестиваль Татарстанда 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Фестиваль дәүләт социаль әһәмиятле проект булып тора һәм ул коммерция максатларга  ия  түгел. Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.

Фестивальнең миссиясе – яңа кадрлар  буынын булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2024 елның 22 гыйнварындагы  70-р номерлы күрсәтмәсе  нигезендә фестивальнең зона турлары 2024 елның октябрендә Әлмәт, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә өч зона сайлап алу этабында узачак, суперфинал һәм гала-концерт  2024 елның ноябрендә Казан шәһәрендә булачак.

Фестиваль турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат документлар бүлегендә, Фестиваль сайтында урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International