Татарстанда “Фермер мәктәбе”н иң яхшы тәмамлаучыга җиләк-җимеш бакчасы проекты грант китерде

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

 Грант алуга сертификат белән Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымын иң яхшы тәмамлаучы Людмила Кияева (Кайбыч районы) бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт аграр университетында узды. Чарада Россия  Авыл  хуҗалыгы  банкының (Россельхозбанкның) Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Лия Шәйнурова, Казан дәүләт аграр университеты проректоры Андрей Дмитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге  әйдәүче киңәшчесе Булат Хәйретдинов катнашты.

 Кайбыч районында җиләк-җимеш культурасын җитештерү, саклау һәм сату буенча проект финанс ярдәме алачак. Людмила Кияева «АртСад» крестьян-фермер хуҗалыгын гамәлгә куючыларның  берсе,   «ЭкоАЙС» ҖЧҖ директоры. 2023 елда оешма җирле фермерлардан сатып алынган 30 тоннадан артык кара карлыган эшкәрткән. Үзенең җиләк-җимеш бакчасы да бар. 60 гектар мәйданда - кара карлыган, 3,5 гектарда кура  җиләге   үсә. Планда - күпьеллык үсентеләр бакчасы территориясен 100 гектарга кадәр җиткерү. Бакча территориясендә агротуризмны  үстерүне дә  перспективалы вариант итеп карый ул.

  Бизнес-планны уңышлы тормышка ашыруга «Фермер мәктәбе»ндә алган белемнәр ярдәм итәчәк. Гомумән алганда, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен 40 татарстанлы өйрәнгән. Укулар ике юнәлеш: «Авыл агротуризмы», «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе» буенча барды.

   Татарстанда Россельхозбанкның бөтенроссия белем бирү проекты 4 тапкыр гамәлгә ашырылды. Дәүләт үрнәгендәге дипломнарны 144 башлангыч фермер алды. Россия буенча, сигез агым нәтиҗәләре буенча, илнең 58 төбәгеннән 5300дән артык яңа  эш  башлаучы  фермер  белем алган. 
     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International