Татарстанда кабат “Беренчеләр йолдызлыгы” фестивале узачак

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Казан ипподромында «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивален оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. 

Анда шулай ук Евразия халыклары ассамблеясы Генераль секретаре урынбасары - Генераль Секретариат  җитәкчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзасы Светлана Смирнова, Атчылыкны үстерү ассоциациясе директоры Оксана Жаворонкова, министр урынбасары Гелүс Баязитов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Владимир Жуковский, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры урынбасары Геннадий Колесник һәм Татарстан  Республикасы  Атчылык һәм ат спорты федерациясе вәкилләре катнашты.   

Фестивальнең төп билгеләнеше  - Россия традицияләрен саклап калуга  ярдәм  итү һәм яңарту, яшь буынның Россия белән патриотик бәйләнешен үстерү, халык бердәмлеген көчәйтү, милләт рухын ныгыту. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International