Министрлыкта Төркия делегациясе белән очрашу узды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Рөстәм Гайнуллов Discover Events идарәсе рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмәләрне оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия делегациясен кабул иттеләр. Discover Events идарәсе рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмәләрне оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән киңәшмәдә министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Рацин» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты.
“Бездә 2022 елда нәтиҗәле хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Хәзер инде «Агроволга-2024» җәйге күргәзмәсенә әзерлек бара”, – дип билгеләп үтте Айдар Зарипов.
Шуны  әйтергә кирәк, “Discover Events” - Төркиянең күргәзмә-ярминкә чараларын оештыручы әйдәп баручы компанияләренең берсе. Яклар 3-5 июльдә узачак «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында 2024 елга   хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 
“Сезне һәм Сезнең хезмәттәшләрегезне май аенда узачак “KazanForum-2024”   зур күргәзмә чарасында катнашырга чакырырабыз,  анда  шулай ук шеф-поварлар ярышы  планлаштырыла”, – дип тәмамлады Рөстәм Гайнуллов үз чыгышын. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International