ТатАгроЭкспо – 2024: вакыйгаларга бай өч көн

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген агросәнәгать комплексы казанышларының ТатАгроЭкспо - 2024 VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ябу  тантанасы  узды.  Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

“Барыгызны да күргәзмәнең уңышлы тәмамлануы белән котлыйм! Быел ТатАгроЭкспо тагын да масштаблырак узды”, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Күргәзмә, беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең традицион павильоннары кысаларыннан чыгып, павильоннар эчендә генә түгел, ә галереяда, шулай ук ачык урам мәйданчыгында бай экспозиция тәкъдим итте.  

Күргәзмәдә Россиянең 35 төбәгеннән һәм 5 илдән барлыгы 253 компания катнашты. Татарстан Республикасы районнарыннан 29 хуҗалык үзләренең фермерлар продукциясен күрсәтте. Шулай ук күргәзмәдә беренче тапкыр агрохакатон узды, анда аграр югары уку йортларыннан 5 команда   студентлары үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. 

Өч көн эчендә күргәзмәдә 43 төбәктән һәм 8 илдән (Беларусь, Төркия, Кыргызстан, Монголия, Мисыр, Сербия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре)   11 750 кунак булды.

Тантана экспонентларга дипломнар тапшыру белән тәмамланды. Ленар Гарипов шулай ук партнерларны 3 июльдән  5 июльгә кадәр узачак «Агроволга – 2024» күргәзмәсенә чакырды. 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International