XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы - «Парламент 2030»

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 5 апрелендә XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы - «Парламент 2030» старт ала. Ул талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларында  үткәрелә.

2015 елдан башлап уздырылган әлеге конкурста 14 меңнән артык яшьләр  катнашты. Конкурсның 120 җиңүчесе өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасында һәм Россия Федерациясе Федерация Советында стажировкалар оештырылды. 20 финалист республика һәм федераль парламентларда төрле вазыйфаларга  алынды. 

2022 елда конкурста Россия Федерациясе мәгариф оешмаларыннан  1400дән артык укучы катнашты. 

Конкурс турында нигезләмә  һәм кушымта үрнәге нигезендә эшләнгән конкурс эшләре электрон адреска кабул ителә: alumni.magurt@gmail.com.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International