Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: «Республика кибетләренә иң кирәкле продуктларны өзлексез китерү оештырылды»

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда берничә көн дәвамында дулаган кар бураны халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итүгә дә үз төзәтмәләрен кертте. Федераль трассалардагы чикләүләр аркасында йөк автомобильләрендә продуктларны тарату үзәкләренә  китереп җиткерүдә өзеклекләр  барлыкка килде.

Шәһәр хезмәтләре  мондый һава торышы нәтиҗәләрен тизрәк хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Кичә кич «Федераль юл агентлыгының Волга-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ күрсәтмәсе нигезендә юлларда  калган йөк транспорт чаралары һәм автобуслар өчен хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүе алынды.

Шуннан соң предприятиеләр товарларны тарату үзәкләренә һәм турыдан-туры кибетләргә җибәрә башладылар.   Хәл тотрыклылана, һәм якын арада кибет киштәләрендә барлык кирәкле продукция дә булачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International