2023 елда Татарстан аграрийлары Россельхозбанктан 25 млрд сум акча алганнар

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Россельхозбанк 2023 елда Татарстан  Республикасы аграрийларына  25 млрд  сум акча  биргән. Бу узган елдагыдан   10%ка күбрәк, шул  ук  вакытта акчаларның   64%ы авыл  хуҗалыгын үстерү өчен уңайлы булган  ташламалы шартларда бирелгән. 

Финанслауның  иң күп күләме – 15 млрд сум – төбәкнең эре  компанияләренә бирелгән.  Кече һәм урта бизнес клиентлары 2023 елда  Россельхозбанктан    9 млрд сум алганнар. Микробизнес шулай  ук заем чараларын  актив җәлеп иткән, ул - 1 млрд сум. 

Финанс ярдәме күрсәтү структурасында, гадәттәгечә, сезонлы  эшләр аерым  урын алып тора.  Татарстанда бу  максатларга  16 млрд сум бирелгән, шуның 65%ы – ташламалы  программалар буенча.   «Яңа  елда да без, дәүләт ярдәме механизмнарын һәм банкның  тармакны, шулай  ук  төбәк  бизнесын  нәтиҗәле  үстерүгә юнәлдерелгән үз программасын кулланып, авыл  хуҗалыгы тармагына  ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», – дип сөйләде  Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы  директоры Ләлә Кудерметова. 

Гомумән, Россия аграрийлары Россельхозбанктан 1,6 трлн сум  ярдәм  алганнар, бу бер  ел  эчендәге  рекордлы  күрсәткеч,  шул  исәптән  786,1 млрд сум  сезонлы  эшләргә алынган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International