Татарстанның мелиорация өлкәсендәге галим-аграрийларының фәнни эше Дәүләт премиясе алды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

2023 елда Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре  билгеле булды. Рөстәм Миңнеханов 2023 елда фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт премияләрен бирү турындагы Указны  имзалады.   

Югары бүләккә лаек дип танылган дүрт фәнни хезмәт арасында мелиорация өлкәсендәге эш тә бар. 
Мәсәлән, документта болай  диелгән: “Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләре   комиссиясе тәкъдимен карап, карар бирәм:
 2023 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен һәм “Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты” исемен түбәндәгеләргә бирергә:  

«Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган инновацион мелиоратив игенчелек  алымнарын эшләү һәм кертү» эше өчен ... :

Хисмәтуллин Марс Мансур улына - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, "Идел буе федераль округы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры, эшнең җитәкчесе;

Вәлиев Айрат Рәсим улына - техник фәннәр докторы, "Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе" дәүләт фәнни бюджет учреждениесе әгъза-корреспонденты, "Казан дәүләт аграр университеты" федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе ректоры; 

Вафин Радик Кадыйр улына -  авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы;

Миңнуллин Геннадий Сәмигулла  улына -  авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы;

Сөләйманов Салават Рәҗәп улына -  авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент, «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы мөдире;

Сөнгатуллин Рөстәм Хизбулла улына – “Татмелиорация” траст компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры; 

Хисмәтуллин Марсель Мансур улына  -  авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты”.

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре 1993 елның апрелендә гамәлгә куелган. Алар түбәндәгеләр өчен бирелә: илебезнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килә торган һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә һәм рухи алгарышына ярдәм итә торган  гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен; үз күрсәткечләре буенча иң яхшы дөньякүләм аналоглар  дәрәҗәсендә ресурсларны саклаучы һәм экологик яктан чиста принципиаль яңа технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машиналар һәм механизмнар уйлап тапкан һәм файдалануга керткән өчен; фән һәм техника казанышларын киң куллану нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны  тәэмин итеп,  югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән өчен, сыйфатлы яңа продукция төрләрен булдырган  өчен. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International