Татарстанда «Фермер мәктәбе» эш башлаучы 40 аграрчыны укытып чыгарды

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Фермер мәктәбе» федераль белем бирү проектының дүртенче этабы тәмамланды. Аны  укып чыккан 40 аграрчыга   яңадан һөнәри әзерләү турында дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылды. Татарстанда проект  Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белән берлектә  Россельхозбанк тарафыннан  гамәлгә ашырыла. Өч ел эчендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә барысы 144 белгеч әзерләнгән.     

«Фермер мәктәбе»ндә укулар  тәмамлану тантанасында Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Казан дәүләт аграр университетының укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Андрей Дмитриев катнашты. 

«Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар өч ай дәвамында «Авыл агротуризмы» һәм «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе» белгечлекләренә өйрәнделәр. Уку барышында шулай ук бизнес-планлаштыру, салым салу һәм үз продукцияңне базарга  чыгару  күнекмәләрен алдылар. Теоретик белемнәрен Татарстанның алдынгы  фермерларында практикада ныгыттылар. 

“Бүген аграр секторда конкурентлык шулкадәр югары, шуңа  күрә  кече фермер хуҗалыкларының  профессиональ үсеше  аеруча мөһим. «Фермер мәктәбе» проекты бу мәсьәләне хәл итүдә менә дигән  ярдәм”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

“Фермер мәктәбе” – ул Россельхозбанкның бөтенроссия белем бирү проекты һәм  ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә түләүсез тирәнтен белем бирү яисә фермер һөнәрен нульдән үзләштерә башлау  мөмкинлеген бирә. Проект Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә 85 төбәктә, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары базасында гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында АПК өлкәсендә   бөтен ил буенча  5000нән артык катнашучы  белем алды.      
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International