Министрлыкта “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсына йомгаклар ясадылар

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова катнашты.

Конкурс, гадәттәгечә,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.
Аның максаты - иң яхшы эшләүчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү. Моннан тыш, конкурс һөнәри күнекмәләр  булдыру  һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен арттыру өчен мәйданчык булып  тора.

Конкурс көннәре Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында узды. 
"Авыл хуҗалыгы - ул җир һәм аннан уңыш алу гына  түгел, ә сезнең аграр секторны  үстерүгә керткән омтылышыгыз, белемегез һәм энергиягез дә. Сезнең бу мөһим тармакны  сайлавыгыз аеруча  ихтирамга  һәм танылуга лаек. Безнең өчен  сез -  әлеге конкурс нәтиҗәләренә карамастан, барыгыз  да җиңүчеләр. Шуны онытмагыз, сезнең эшегез - азык-төлек җитештерү генә түгел, ә җәмгыятебезнең киләчәге турында кайгырту да ул. Без сезнең һөнәри осталыгыгызга, һәр эшкә җаваплы  каравыгыгызга  һәм хезмәткә әзер булуыгызга ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җавап бирделәр.  Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада һөнәри осталык күрсәттеләр: хайванга дөрес диагноз кую, авыру турында сөйләү һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтү, итне сөяктән аеру техникасын җыюда осталык күрсәтү, машина техникасының эчке детальләрен билгеләү, саву аппаратын тиз көйләү. 

Берничә номинациядә һөнәре  буенча иң яхшыларны  билгеләделәр. Алар түбәндәгеләр:  
“Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы” - Фазлыев Искәндәр Илһам улы, Балтач районы;
“Иң яхшы агроном” -  Максимов Максим Юрьевич, Балтач районы;
“Иң яхшы механизатор” - Вәлирахманов Әлмир Әсгать улы, Лениногорск районы;
“Иң яхшы инженер-механик” - Ибәтова Эльмира Илгиз кызы, Саба районы;
“Машина белән сыер савуда иң яхшы оператор” - Никитин Антон Валентинович, Балтач районы;
“Иң яхшы ветеринар-ортопед” - Хәмидуллин Наил Мөҗип улы, Кукмара районы;
“Иң яхшы зоотехник” - Ерошин Артур Игоревич, Югары Ослан районы;
“Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог (мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча оператор)” - Гарәпшин Булат Марат улы, Арча районы;
“Иң яхшы ветеринария табибы” - Макеева Александра Владимировна, Әлмәт районы. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International