Татарстанның аграр югары уку йортларында укучы 12 студент Россельхозбанк стипендиясенә ия булдылар

2023 елның 1 декабре, җомга

Татарстанда Россельхозбанк биш ел дәвамында ел саен көндезге укудагы   студентлар арасында исемле стипендия алуга конкурс уздыра. Шул вакыт эчендә банк Казан дәүләт аграр университетының һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 65 студентына матди ярдәм күрсәтте. Быел әлеге югары уку йортларының 10 студенты һәм 2 аспиранты түләүләр алды. 

Стипендия алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалында узды. Чарада төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм  Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов катнашты.

Матди ярдәмнән тыш, банк студентларга укуларын  тәмамлаганнан  соң эшкә урнашырга булыша. «Я в агро» платформасы аша Россиянең эре агропредприятиеләрендә стажировкалар узу һәм сезонлы эшләргә урнашу  турында мәгълүмат табарга мөмкин. 

 Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев банк белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул кампус проекты, «Фермер мәктәбе», уку аудиториясен брендлаштыру кебек уңышлы гамәлгә ашырылган уртак проектларны билгеләп үтте.

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, стипендия программасы студентларны яхшы укырга гына түгел, ә югары уку йортының иҗтимагый, мәдәни-массакүләм эшчәнлегендә актив катнашырга этәрә, дип билгеләп  үтте. 
 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International