Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының сырлары Татарстан лидерлары өчлегенә керде

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Российский» һәм «Голландский» сырларының каты сортларын Татарстан  Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясенә сынауга тәкъдим итте. Ведомство оештырган чара аккредитацияләнгән лабораторияләрдә эксперт тикшерүен һәм махсус җыелган комиссия тарафыннан дегустацияләүне  үз эченә ала.

Тикшерүгә республика территориясендә сатыла торган 40 төрле сыр алынды. Продуктларны сыйфат һәм куркынычсызлыкның төп күрсәткечләре буенча тикшерделәр, ә дегустациядә продуктның тәме, исе, консистенциясе, тышкы күренеше һәм төсе параметрларын бәяләделәр.
«Российский» сортының каты сырларын сынау нәтиҗәләре буенча Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитештергән продукт өченче урынны алды. «Голландский»  сырларын  тикшерү дә шундый ук  нәтиҗәләр бирде –  комбинатның   шул  исемле  сыры  да   призлы өченче урынны  алды.

“Комиссиянең безнең предприятие продуктларын  кабат билгеләп үтүе безне сөендерә. Без һәр грамм продукциянең сыйфаты өчен һәрвакыт үзебезне җаваплы тоябыз, җитештерү процессының барлык этапларын катгый күзәтеп барабыз һәм безнең тырышлыкны тануларына, аңа лаеклы  бәя бирүләренә  шатбыз. Безнең комбинат алга таба тагын да югарырак урыннар алу өчен  бар көчен куячак”, - дип сөйләде «ЗМК» АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Роза Гарипова. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International