Алдынгы технологияләр терлекләргә вакытында ярдәм күрсәтүне тәэмин итәчәк

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан терлекчеләре хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ветеринарлардан һәм зоотехниклардан онлайн-консультация алырга мөмкин. Телемедицинаның уникаль сервисы ярдәмендә ветеринария табибы авыл хуҗалыгы терлекләренә кичекмәстән квалификацияле ярдәм күрсәтә ала. Мондый сервисны Россельхозбанк «ВетЭксперт» компаниясе белән берлектә башлап җибәрде һәм ул «Телеветеринар» дигән исем алды.

«Телетеринар»ны булдыру, беренче чиратта, ветеринария өлкәсендә белгечләр җитмәүгә бәйле. Бүгенге көндә аеруча авыл җирлекләрендә квалификацияле ветеринарларга кытлык сизелә, чөнки күп кенә яшь белгечләр уку йортларын тәмамлаганнан соң зур шәһәрләргә эшкә китәләр. Шул рәвешле, зур шәһәрләрдән  ераграк  урнашкан торак пунктларга хезмәт күрсәтү кыенлаша, меңнәрчә километрларга барырга туры килә, ә бу  вакыт эчендә хайваннарның  хәле  начарланырга  мөмкин.    

 Бу мәсьәләне хәл итү өчен «Үз фермерлыгым» платформасында «Телеветеринар» сервисы эшли башлады. Тәҗрибәле ветеринарлар һәм зоотехниклар терлокләрне дәвалау, карау һәм ашату буенча онлайн форматта  оператив режимда   күрсәтмәләр бирәләр.  Шулай ук анализлар һәм прививкалар графигын төзүдә, хайваннарны ташыганда аларның иярчен  документларын рәсмиләштерүдә, хайваннарны  орлыкландыру һәм үрчетү, җитештерү процессларын техник яктан тәэмин итү мәсьәләләрендә, шулай ук Дәүләт ветеринария хезмәте оешмасы белән хезмәттәшлек итү өчен хокукый ярдәм алуда булышалар.

Яңа сервистан файдалану өчен  турыдан-туры «Үз  фермерлыгым» мәйданчыгында тиешле тприфны сайлап  алырга  кирәк. Киләчәктә өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә «Телеветеринар» мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла.

"Катлаулы эпидемиологик хәл шартларында хайваннарны онлайн һәм виртуаль режимда карау һәм дәвалау аеруча мөһим.  Сервис файдалы булыр дип уйлыйбыз, чөнки ул безнең максатчан аудитория – зур булмаган фермер хуҗалыклары таләпләренә җавап бирә һәм аларга ветеринария ярдәме алу процессын шактый гадиләштерергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның финанс технологияләрен үстерү үзәге директоры Елена Батурова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International