Авыл җирлегендә яшәүче Татарстан гаиләләре торак шартларын яхшырта алачак

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа, аерым алганда, авыл халкын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыруны һәм үстерүне һ.б.ларны күздә тота.

Дәүләт программасы «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм торак йортлары тирәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» ярдәмче программасы кысаларында авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуны күздә тота. 2021 елда гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен 42,3 млн сум бүлеп бирелгән, бу 2,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга һәм 32 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Программада авыл территориясендә  яшәүче һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә яки социаль өлкәдә кимендә бер ел эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, шулай ук торак төзү (сатып алу) өчен исәпләнгән бәянең кимендә 30% күләмендә үз һәм (яки) заем акчалары булган гаилә яисә Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.

Субсидияләр торак йорт төзү яки сатып алу (торак төзелеш объектын булыру) өчен бирелә. Аның күләме торак бәясенең 70%ына кадәр тәшкил итәчәк, ул федераль һәм республика бюджетлары акчалары исәбеннән бирелә.

Социаль түләүне куллану шарты - граждан социаль түләү акчалары исәбеннән торак төзелгән яки сатып алынган авыл территориясендәге бер эшчәнлек өлкәсе оешмаларында социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итәргә тиеш.

Дәүләт программасы турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми интернет-сайтында www.agro.tatarstan.ru  “Актуаль мәгълүмат”, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”, “Дәүләт программасы”, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районы Башкарма комитетында танышырга мөмкин.

Белешмә өчен:

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2020-2025 елларда дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме - 2,3 трлн сум тирәсе, шул исәптән федераль бюджеттан - 1 трлн сум. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм эш белән тәэмин ителешен арттыруга, илдәге гомуми халык санында аның өлешен саклап калуга, уңайлы яшәү шартлары булдыруга, су белән тәэмин итү системасын, элемтә һәм телекоммуникацияләр чараларын үстерүгә, газ белән тәэмин итүне арттыруга, белем алу һәм сәламәтлек саклау юнәлеше буенча социаль хезмәтләр алу өчен уңайлы шартлар булдыруга, шулай ук юл инфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International