Татарстанда AgroTech консорциумы концепциясен презентацияләделәр

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

"Иннополис" махсус икътисадый зонасы базасында АПКны цифрлаштыру буенча панель дискуссия узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының икенче Бөтенроссия конкурсының эшлекле программасы кысаларында узды.

Мәйданчыкның модераторлары - AgroTech консорциумы җитәкчесе - "РИВЦ" АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе ДКУ башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов булдылар.

Кара-каршы сөйләшү форматында узган чарада илнең барлык төбәкләреннән 160 кеше, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Пленар утырыш барышында сөйләшүнең төп темасы - цифрлаштыру өлкәсендә тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышу булды.

Чара барышында Нияз Хәлиуллин катнашучыларга AgroTech консорциумы концепциясен тәкъдир итте. Берләшмәгә берничә IT компания керә, аның максаты - республиканың агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләүнең максатчан күрсәткечләренә ирешү һәм аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү, проектларны һәм IT компанияләрне дөрес сайлау. Үз чыгышының ахырында ул терлекчелек өчен цифрлы трансформация буенча федераль күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган консорциум проектларын презентацияләде.

Ә Гелүс Баязитов республика хуҗалыклары үрнәгендә терлекчелекне цифрлаштыру буенча пилот проектларны гамәлгә кертү концепциясе һәм программа кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International