Марат Җәббаров:Татарстанда агымдагы елның 4 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 63,7 млрд сум булды

2021 елның 4 июне, җомга

Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, республика буенча чәчү эшләре төгәлләнде. Сабан культуралары 1,8 млн. га мәйданда чәчелде, көзге культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән булган, һава шартларына бәйле рәвештә, уҗымнарның 10%ы һәлак булган, шушы 58 мең га мәйданда культуралар кабат чәчелгән һәм сирәкләнгән урыннар тыгызландырылган. Хәзерге вакытта уңышны формалаштыру буенча эшләр алып барыла, шулай ук терлек азыгы әзерләү башланды. Минераль ашламалар гектарына 72,7 кг тәэсир итүче матдә тупланган, пландагы күрсәткеч 70 кг.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында сиптергечләр паркы шактый тузган, аны якынча 1000 берәмлек техникага яңартырга кирәк. “Татарстан Республикасы Президентының сиптергечләр сатып алуга чыгымнарның 50%ын субсидияләү турындагы карары нигезендә алар яңартыла башлады. Агымдагы елның 1 июненә әлеге программа буенча хуҗалыклар тарафыннан 1,4 млрд.сумга 106 үзйөрешле сиптергеч сатып алынды, шул исәптән үзебездә җитештерелгән 77 үзйөрешле сиптергеч. Хуҗалыкларда барлыгы 1115 сиптергеч бар, шул исәптән үзйөрешле - 307 берәмлек”, - диде министр.

Марат Җәббаров искәртеп узганча, үсемлекчелекнең тулаем продукциясен 2,3% үсеш белән 144 млрд. сум күләмендә җитештерү бурычын киеренке шартларында үтәү фаразлана. “Язгы кыр эшләре югары дәрәҗәдә оештырылуга карамастан, явып узган яңгырлар бөтен җирдә дә нәтиҗәле булмады. Кырлардагы хәлне югары температура режимы да катлауландырды. Шуңа күрә бүген чәчүлекләрне сугару өчен барлык сиптергечләрне максималь дәрәҗәдә кулланырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Терлекчелек тармагында эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча тискәре динамика күзәтелә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 2021 елның апрель ахырына узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда эре мөгезле терлекләр саны 4,7%ка кимегән, шул исәптән сыерлар саны 3,5%ка кимегән. Агымдагы елның 4 аенда республика буенча 606,4 мең тонна сөт җитештерелгән, бу - 1,5% үсеш. 161,2 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән, җитештерү 1,2%ка кимегән.

19 районда мөгезле эре терлекләр саны кимегән. Моның төп сәбәбе - лейкозлы терлекләрдән һәм түбән продуктивлы терлекләрдән котылу. Шуңа бәйле рәвештә, Мөслим, Минзәлә, Бөгелмә районнарында терлекләрнең баш саны кабат арттырыла башлады. Терлекчелек комплекслары актив төзелә һәм югары продуктивлы нәселле терлекләр сатып алына.

Өстәмә кыйммәтне арттыру максатында шулай ук сәнәгать җитештерүләрен модернизацияләү дә алып барыла. Дәүләт ярдәме чараларын бирү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хәлен тотрыкландыруда нәтиҗәле инструмент булып тора. Бүгенге көндә федераль бюджеттан финанслана торган статьялар буенча ярдәм алучыларга еллык күләмнең 32%ы җиткерелгән, бу - 2,237 млрд сум, 2021 елга план – 6,993 млрд сум.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен ташламалы кредитлау механизмына ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә еллык лимитның 65%ы үзләштерелгән, җитештерүчеләргә 451,6 млн сум күләмендә җиткерелгән (елга лимит – 689,6 млн сум).

Авылда эшлекле активлыкны арттыру максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санын арттыруга юнәлдерелгән грант ярдәме бирү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2021 елга 345 млн. сум күләмендә финанслау каралган. Финанслауны үзләштерү агымдагы елның августында башланачак.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс тотрыклылыгын арттыру кысаларында баланс комиссияләренең 16 утырышы уздырылды, аларда 192 предприятиенең эшчәнлеге каралды. Һәр предприятие буенча җентекле анализ үткәрелде, булган резервларны эшкә җәлеп итү буенча чаралар планы эшләнде. Үткәрелгән эш нәтиҗәсеннән күренгәнчә, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең салым буенча бурычы 2021 елның 1 маена 498,3 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 246,2 млн сум - банкрот предприятиеләрнеке. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бурычлар 92,8 млн. сумга (15,3%) кимегән.

Айлык хезмәт хакын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. 2021 елның май аена авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 28 мең 576 сум булды. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 30 мең сумга җиткерү бурычы куелган. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен җитештерүдә авыр процессларны киметү буенча чаралар үткәрелә, бу хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк. Кызыксындыру түләүләре системасын камилләштерү буенча, хезмәт хакын артыруны фаразланган тармак күрсәткечләренә ирешүгә һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттыруга бәйле итү буенча тәкъдимнәр эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Узган елның мартыннан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими рәвештә Татарстан Республикасының эре һәм социаль әһәмиятле (система барлыкка китерүче) оешмаларының финанс-икътисадый хәленә мониторинг үткәрелә. Система барлыкка китерүче исемлеккә агросәнәгать комплексыннан 36 оешма керә. Мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә барлык предприятиеләр уңай динамика күрсәтә.

Республика территориясендә сату базарларын киңәйтү максатларында экспортка ярдәм итү үзәге булдырылды, ул кече һәм урта бизнес предприятиеләре продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көнгә Татарстаннан экспортка авыл хуҗалыгы продукциясе 108,9 млн. доллар җибәрелгән, еллык план - 320 млн. доллар.

Татарстан җитештерүчеләрен электрон сәүдә сегментына җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Төп бурыч - электрон сәүдәнең эре уенчылары белән хезмәттәшлекне җайга салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International