Азнакай районының алдынгы механизаторлары ярышларда һөнәри осталыкларын күрсәттеләр

2021 елның 4 июне, җомга

Азнакай районының Хәмит Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ кырында сабанчылар ярышлары узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, чарада районның 20 иң яхшы игенчесе катнашты.

Җыелганнарны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөрәҗәгать итте.

"Сабанчыларның һөнәри осталыгы конкурсы унынчы ел рәттән үткәрелә. Ярышларда төрле техника ярдәмендә сөрүчеләр катнаша - «ДТ», «Беларусь» тракторларыннан алып югары куәтле һәм тулысынча компьютерлаштырылган техникага кадәр», - дип билгеләп үтте ул.

Ярышлар барышында чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен «Юлдаш» агитбригадасы мәдәни программа оештырды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча ике категориядә җиңүчеләр билгеләнде. Ике төркемдә дә беренчелекне “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсе механизаторлары Ленар Ситдыйков һәм Мөнир Хәбибуллин яулады.

Чара алдынгыларны һәм ветеран-механизаторларны бүләкләү белән тәмамланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгында иң кирәкле эшче һөнәрләр арасында конкурслар үткәрү иң тырыш һәм җаваплы белгечләрне ачыкларга, аларны бүләкләргә, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International