Кыр хәбәрләре:Зәй районында чәчүлекләре кабул иттеләр

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү башланды. Анда район башлыгы Рәзиф Кәримов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия  авыл  хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы һәм «Агрокч» АҖ белгечләре катнашты.

Тикшерү барышында кыр культурасына, чәчүнең сыйфатына һәм кырларның чүп үләннәрдән  чистартылуына аерым игътибар бирелде.

Рәзиф Кәримов сүзләренә караганда, районда язгы кыр эшләре технологик таләпләрне үтәп башкарылган. Туфракны сыйфатлы итеп көзге эшкәртү, чәчү алдыннан эшкәртү, минераль ашламалар кертү, яфраклардан тукландыру, үсемлекләрне химик яклау – болар  барысы бергә үсемлекләрнең шытып, тернәкләнеп китүенә уңай тәэсир итә һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш фаразлана.

«Быел район кырларында 42,3 мең гектар сабан культуралары чәчелде, шуның 14185 гектары - арпа, 3418 гектары - сабан бодае, 1140 гектары -ашлык кукурузы, 9170 гектары - шикәр чөгендере, 3485 гектары - көнбагыш, 4686 гектары - рапс һәм башка культуралар», - диде район башлыгы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча язгы кыр эшләрендә катнашкан иң яхшы аграрийлар билгеләнәчәк. Чәчү батырына традиция буенча «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителәчәк, 15 иң яхшы механизатор – һәркасы 50 мең сум, 100 механизатор 4әр мең сум алачак. Иң яхшы бүлекчәләр шулай ук акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Гомумән алганда, тикшереп чыгу нәтиҗәләре буенча уңай бәя бирелде:басулар чиста, шытымнар әйбәт, тыгыз. Чәчүлекләрне кабул итү йомгаклары буенча:1 урынны – «Чыбыклы» җитештерү комплексы, 2 урынны – «Баграҗ» җитештерү комплексы һәм 3 урынны «Кадер» җитештерү комплексы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International