Зәй районы фермерлары мулард үрдәкләр үстерү серләре белән бүлешәләр

2021 елның 28 мае, җомга

Без һәр атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үзләрен эшен үстерүче кешеләр, гаилә фермалары һәм аякта нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Зәй районыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе.

2014 елда алар 1300 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын оталар. Грант акчасына кош-кортлар һәм җайланмалар сатып аганнар.

Әле моннан 15 ел элек Артур Мөхәммәтҗанов, бүген аягында нык басып торучы фермер булырмын, дип фаразлый да  алмагандыр. Финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, әти-әниләренә булышу нияте белән районга кайта. Алар инде кошчылык белән шөгыльләнә торган булалар. Әмма мондый масштаблар өчен теорияне белү генә аз, яңа идеяләр дә кирәк иде. Һәм ул идея табыла – мулард үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар.

Бу кошлар - пекин һәм француз токымнарының гибриды. Майсыз һәм холестеринсыз диетик ит. Ул гадәти үрдәкләрдән һәм казлардан шактый кыйммәтрәк.

“Башта без аларны 10-15 данә кешеләргә бушлай тараттык һәм үзебез дә шуның белән генә тукталып калмадык, бу эшне дәвам итәргә булдык, ул вакытта төбәктә мондый үрдәкне без беренче үстерүчеләр идек”, - дип искә ала Артур Мөхәммәтҗанов.

Сезонда алар 200 меңгә кадәр үрдәк үстерәләр. Процесс, әлбәттә, җиңел түгел һәм моның үз серләре дә бар. Башта бәбкәләр чыгару бүлегендә үрдәкләр салган йомыркаларны җыялар, аларны 31 көнгә инкубаторга урнаштыралар. Бәбкәләр чыкканнан соң, аларны билгеле бер температура режимы һәм туклану рационы булган махсус бинага чыгаралар. Өч атна булгач, аларны күмәртәләп сатып алучылар зур партияләр белән алып китәләр. Һәр ана үрдәк сезонга 100 йомырка сала - атнага якынча 6 данә.

«Һәр ана үрдәкне әйләндереп, махсус шприц белән орлыкландырабыз. Аннары йомыркалар көн саен җыела. Үрдәк йомырканы оясына кереп сала, без аннары аны аннан алабыз», - ди яшь фермер.

Бүген Мөхәммәтҗановлар үзләренең яшь коллегалары белән тәҗрибә уртаклашалар. Ә үзләре яңа адым турында - ит кошчылыгы турында уйлыйлар. Бу тагын бер тулы цикл, аны әле үзләштерергә кирәк. Вакыты җитәр, ул эшне дә башларлар. Иң мөһиме - теләгең булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International