Дәүләт ярдәме белән умартачының беренче адымнары

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

«Кече һәм урта эшкарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» федераль программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты Арча районыннан яшь умартачыга тиз арада бал бизнесының матди базасын үстерергә мөмкинлек бирде.

Казанбаш авылында туып-үскән Айдар Исламовның нәселендә умартачылар юк. Әтисе янгын сүндерүче булган, әнисе Росгосстрахта эшләгән. Айдар үзе дә инженер булырга хыялланган. Һәм ул, Казан аграр университетының механикалаштыру факультетын тәмамлап, инженер да булган. Укуын тәмамлауга башта ук Айдар баш инженер булып эшли башлый. Өстәвенә әле, Арча районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә – “Ак барс” агрокомплексы” ҖЧҖендә. Һәм ул бу вазыйфада 9 ел эшли, фермер-умартачы булганчыга кадәр.

-Бу очраклы гына килеп чыкты кебек, - дип елмая Айдар. - Узган ел бертуганым Нияз белән 10 умарта оясы белән зур булмаган умартачылык оештырырга булдык. – Ел, көтелмәгәнчә, уңышлы булды, без беренче елда ук чирек тонна бал алдык. Бу безгә бик ошады. Һәм, бу көтелмәгән бизнесны киңәйтергә дип, «Агростартап» программасы буенча грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында бәхетне сынап карарга булдык. Без Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә бардык, анда җентекле консультация алдык, документлар әзерләдек һәм Министрлыкка тапшырдык, безнең документларны хупладылар. Ә бер айдан 2,5 миллион сум грант отуыбызны белдек. Моңа башта хәтта ышанып та булмады...

Айдарга инженерлыктан китәргә туры килгән, әмма ул моңа үкенми. Хуҗа булу хисе аңа хәзер кыенлыкларны җиңәргә дә көч бирә һәм уңышлар белән дә сөендерә. Ә уңышлар - менә алар, фермерның хезмәт нәтиҗәсе. Төрле төстәге йөздән артык умарта оясы бик матур урында – тау битендә, акция утыртмалары янәшәсендә урнашкан. Һәр ояда бал кортлары гөжләп тора. Шунда ук умартачылык йорты - омшаник - өчен ике вагон куелган, хуҗалык исеме белән элмә такта эленгән көнкүреш бүлмәсе бар, хәтта зур булмаган яшел койма да корылган.

-Умартачылык нечкәлекләренә өчәүләшеп төшенәбез - мин, хатыным Дамирә, ул КХТИ тәмамлады, һәм энем Нияз, - ди фермер. - Бу эштә табышмаклар күп, аларны чишәр өчен без заманча белемнәр үзләштерергә тырышабыз, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International