Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсемлекчелек өлкәсен алга таба үстерү планнары белән бүлештеләр

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендә эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «Контроль сәгате» форматында чираттагы киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде. Елга якынча нәтиҗәләр һәм игенчелек тармагын алга таба үстерү планнары турында министрга «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖ, «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ инвесторлары сөйләде. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен башкара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

 «Август-Агро» ИК ҖЧҖ инвесторы Айдар Галәветдинов хәбәр итүенчә, предприятиенең чәчүлек мәйданнары 76,6 мең га тәшкил итә. Җирләр Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Лениногорск районнарында эшкәртелә. 2021 елда өстәмә җир банкы 54,5 мең га тәшкил итәчәк, аңа Кама Тамагы һәм Теләче районнары чәчүлекләре керәчәк.

 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 40 186 гектардан 45 664 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук орлык материалын (600 тонна), 928 га күпьеллык үләннәр чәчүлеген (43,1%) яңарту планлаштырыла. Әче туфракны известьлау, (3 920 га, әче туфраклы җирләрнең  28,6%ы), үзйөрешле сиптергечләр, 2 чәчү комплексы сатып алу, бер гектарга 110 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 3 стационар эретмә җайланмасын төзү һәм 200 000 тонна ашлык җитештерү (32 ц/га уңдырышлылык белән, 2020 елга карата +2%) планлаштырыла.

«Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖ буенча игенчелек тармагының технологик аудиты турында җәмгыятьнең генераль директоры Рифат Мотыйгуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Мамадыш районында агрофирма тарафыннан 45 618 мең гектар чәчүлек  эшкәртелә. Предприятие бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданын агымдагы елда 26 256 гектардан 2021 елда 26 770 гектарга кадәр арттыруны планлаштыра.

 Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе планында 3000 га (парның 52% ы), сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (610 тонна), 839 гктарда (мәйданның 24%ы) күпьеллык үләннәр чәчү, 2500 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның  113%ы), үзйөрешле сиптергечләр, 1 чәчү комплексы сатып алу, минераль ашламалар кертү, стационар эретмә җайланмалары төзү һәм 152 200 тонна ашлык җитештерү, (уңдырышлылыкны гектардан 38,5 центнерга җиткерү (+0,4 ц/га).

 «Северная Нива Татарстан» җитештерү хуҗалыгы директоры Сергей Исаев, Бөгелмә районында 31 981 га чәчүлек җирләре эшкәртелә, дип сөйләде. 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 10 780 гектардан 13 699 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук техник культуралар чәчүлекләрен 2020 елдагы 2 884 гектардан 2021 елга 8 688 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, бу көнбагыш чәчүлекләрен 2 884 гектардан 6653 гектарга кадәр арттыру исәбенә башкарыла. Шулай ук орлык материалын яңарту (420 тонна), үзйөрешле сиптергечләр, 2 чәчү комплексы сатып алу, гектарга 63.4 кг минераль ашлама кертү, стационар эретмә узелын төзү һәм 109 275 тонна бөртекле ашлык җитештерү (36,6 ц/га уңдырышлылык белән (+ 14.3%) планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең икътисадый күрсәткечләренә дә җитди анализ ясалды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмәләрне дәвам итү планлаштырыла. Мондый хезмәттәшлек форматы районнарда килеп туган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Министрлык агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын эшләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International