Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Арча районына «Ат көне»нә чакыра

2020 елның 18 сентябре, җомга

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге - традиция буенча, 100-120 км араны узарга сәләтле татар токымлы атлар чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык һәм концерт программасы оештырылачак.

Атлар яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 18 сентябрьдә 15.00 сәгатькә кадәр электрон почта адресы буенча уздырыла: press-mshp@yandex.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International